Пост канала
- фото
🍏🍎🥰 Алма күп булды быел. Бик иртә һәм ничектер берьюлы коела да башлады. Чүпләп кенә чыгасың, бераздан тагын җирне капкач кебек каплый да ала. Җыюын җыясың, тик менә кая куярга? Күрше-тирәнең үзендә дә күп, туганнар, танышларга да кирәкми... Шул җирдә череп яткан алмаларны күреп, балачак хатирәләре искә төшә… Колхозыбызда бик зур алма бакчасы бар иде безнең. Аны үзебезчә «алмагач арасы» дип йөртә идек. Ярты гомер шунда үтте, дисәң дә була. Каравылчылар кычкыра-кычкыра куа тора, бала-чага һаман шунда ята. Башта яшел алмаларны тешләштергәләп йөрсәк, август аенда, бригада туплап, алма җыярга төшеп китә идек. Эшләгән өчен аз булса да акчасын да бирәләр. Әмма анысыннан да бигрәк, көнгә ике тапкыр берәр чиләк алма кайту кадерле иде безгә. Өйгә кайтасы алманы эш барышында җыя башлыйбыз. Яхшыракларын, тәмлерәкләрен. Әрекмән яфраклары астында һәркемнең – үз күче. Безгә бигрәк тә күп кайта иде ул, чөнки кайчакта бер гаиләдән апалар белән өчәүләп тә йөрибез. https://vatantat.ru/news/alma-kup-buldy-kaia-kuiarga-mullyknyn-tiskare-iagy-turynda-uilanular-118472
Открыть в MAX- Просмотры
- 374
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 3