Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. ссылка

    АКШтан килгән соңгы яңалык Трамп алып барган икътисад сәясәтенең көймәсе комга терәлүен күрсәтә. Федераль резерв системасы (ФРС) башлыгы Кевин Уорш, әгәр инфляция түбәнәймәсә, процент ставкалары инде сентябрьдә үк яңадан күтәртелергә мөмкин, дип кисәтә. Исегезгә төшерәбез: Трамп Уоршны ФРС башлыгы итеп билгеләгәндә, процент ставкаларын түбәнәйтер, дип өметләнгән иде. Элекке башлыкны ул ставканы төшермәгән өчен яратмады. Яңа җитәкче бөтенләй Трамп хыялларына аяк чаларга җыена. Процент ставкаларының һәр күтәрелүе кредитлар буенча процентларның – дәүләт бурычы буенча да, кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча да – артуына китерә. Америка бүген үк дәүләт бурычының процентларын түләүгә гигант акчалар тота. Хәер, Трамп үткәргән сәясәт шуңа илтә. Ул күтәргән пошлиналар, Фарсы култыгында алып барган сугыш инфляция артуга китерә. Томшыгын алса – койрыгы ябышкан, койрыгын алса, томшыгы ябышкан хәлдә калган Вашингтон харизматигына бер генә юл кала: хәлне тагын да кискенләштерү. ✍️ Рәшит Фәтхрахманов яза

    Открыть в MAX
    Просмотры
    392
    ER
    0,3%
    Реакции
    1