Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    🧐 Әгәр бала үлем мизгелен күрсә, нишләргә? Җирләүгә аны үзең белән алыргамы? Монда бердәм кагыйдә юк. Баланың яше, аның теләге, мәрхүм белән якынлык дәрәҗәсе һәм үлемнең шартлары мөһим. Җирләү турында сүз бара икән, балага якын кешесе белән хушлашырга мөмкинлек бирү файдалы булырга мөмкин. Шул ук вакытта олылар алдан ук аның нәрсә күрәчәген һәм ишетәчәген аңлатырга тиеш. Баланың теләсә кайсы вакытта баш тартырга яки чыгып китәргә мөмкинлеге булырга тиеш. Янында бары тик бала белән генә шөгыльләнүче аерым бер кешенең булуы яхшы.Бала кинәт яки травматик үлемнең шаһиты булса, бу хәл аерым игътибар таләп итә. Монда иң мөһиме – куркынычсызлык хисен кире кайтару, булган хәлне яхшылап аңлату һәм балага үз кичерешләре турында кирәк кадәр сөйләү мөмкинлеге бирү. ПСИХОЛОГ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ 👇🏻 https://vatantat.ru/news/rusana-animpodistova-ulem-turynda-soilasu-torle-iastage-bala-belan-torleca-bulyrga-ties-118361

    Открыть в MAX
    Просмотры
    384
    ER
    0,5%
    Реакции
    2