Пост канала
- фото
📣🥰 Аны урман кызы дип тә, кайчак сәер хатын дип тә йөртәләр. Соңгысын сахра-болыннарда озак йөрүен аңламаганнар әйтә. Табигать кочагында ул, укытучылыгын онытып, үләннәр җыючы белгечкә әйләнә. Быел ун капчык әзерләп тә куйган инде. Азнакай районындагы 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Тинбакова белән Чатыр тауга бергә мендек 👇🏻 https://vatantat.ru/news/rimma-tinbakova-belmica-kullanganda-har-ulan-aguga-ailanerga-momkin-118270 Кечкенә чакта ук чәчне әрекмән тамыры белән юа идем. Аннан ромашка, канлы үләнне файдалана башладым. Әни урманга баргач, эт шомыртын, ландыш орлыгын ашарга ярамавын аңлатты. Кыскасы, нәрсәне ашарга яравын-ярамавын белеп тора идем.
Открыть в MAX- Просмотры
- 425
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 6