Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣🥰 Рәмис Хәнәфиев быел алтынчы урагына чыкты. Теләче районының Иске Җөри авылы егете ипинең тәмен яхшы белә. Безнең бакча башында гына машина-трактор паркы һәм амбар бар. Мәктәптә укыганда ук урып-җыю чорында шул ындыр табагында ашлык чистарта торган идек. Аннан соң безнең ише малай-шалайлар авылда мотоцикл төзәтеп, техника маен иснәп үсә. Шуңа күрә дә миңа авылда һәрнәрсә кадерле: табигате дә, саф һавасы, мондагы мохит тә. Авылдан бер дә китәсем килмәде, – ди Рәмис. Сабадагы авыл хуҗалыгы көллиятен тәмамлый ул, читтән торып Казанда да белем ала. Башта гади тракторда эшли, аннары аңа зуррак техниканы ышанып тапшыралар. Ә 2021 елдан кыр корабын да иярли башлый 👇🏻 https://vatantat.ru/news/kombaincy-ramis-xanafiev-avyldan-ber-da-kitasem-kilmade-118259

    Открыть в MAX
    Просмотры
    431
    ER
    0,7%
    Реакции
    3