Пост канала
Оныгым Кәримне ерак сәфәргә – Кытайга озаттым әле, чит-ят җирләрне күреп кайтсын, дидем. Юл йөрергә иренми оныгым, миңа охшаган. Без бала чакта район үзәге – Арчага бару да зур бер вакыйга саналды. Ә инде Казанга барып кайтсаң, синең турында кем иренми – шул сөйләр иде. Ничек сөйләмәсеннәр ди, элек гомер буе авылда яшәп, хет бер тапкыр Казан күрмәгәннәр дә бихисап иде бит. Шуңа күрә «фәлән малае Казанга барып кайткан» дигән сүзләр телдән телгә күчеп йөрде. Ә бүген, әнә, Кытайга сәфәр дә гадәти хәл санала, күрше авылга барып кайталармыни! ✍️ Риман Гыйлемханов яза
Открыть в MAX- Просмотры
- 417
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 4