Пост канала
Россиядә дә финанс тотрыксызлыгының алшартлары көчәя. Элек бюджет дефицитын каплау өчен федераль хөкүмәт нинди адымга барды? Доллар курсын күтәрә, сумныкын төшерә иде. Нәтиҗәдә экспортерлар казнаны зәгыйфьләнгән сум белән шундый итеп тутыра: хөкүмәтнең финанс блогы акчага коена иде. Кризисның авырлыгы кыйммәтләнгән товарлар рәвешендә халык җилкәсенә төшә иде. Соңрак хезмәт хакларын һәм пенсияләрне бераз индексацияләп, киеренкелек бераз йомшартыла иде. Мондый рокировканы озак вакытлар ясамадылар. Казна кытлыгы үсте, сум тотрыклы калды, хәтта ныгыды да. ✍️ Рәшит Фәтхрахманов яза
Открыть в MAX- Просмотры
- 396
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 1