Пост канала
- фото
🧐 Җәен кояшта кызынган тән тиресенең матурлыгын ничек озаграк сакларга? Косметолог Наилә Закированың бу җәһәттән киңәшләре 👇🏻 * Тән тиресен агарта торган кремнар кулланмаска. Шулай ук кыяр һәм лимон белән битлекләр ясамаска, чөнки болары да тәнне агарта. * Витаминнарны эшкә җигәргә. А витамины «загар»ны ныгыта. Кавын, абрикос, помидорда күп. Е витамины да ярап куячак. Монысы – чикләвек һәм үсемлек майларында. * Кишер кулланырга. Ашау гына түгел, аннан битлек тә ясагыз. Яшелчәне вак тишекле угыч аша уып, шуңа 1 аш кашыгы зәйтүн мае өстәгез. Бит, муен, изү тирәсенә сөртеп, 15 минуттан соң юып төшерегез.
Открыть в MAX- Просмотры
- 464
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 2