Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣🧐 Бүгенге яучылар – гадәттә, профессиональ психологлар. Әмма араларында, мәкальгә буйсынып, «ятып калганчы атып калыйм әле» диючеләр дә бар. Игъланнар сайтында соңгылары аеруча да күп. Шуның берсе белән без дә элемтәгә чыктык. Үзен «Фея Зоя» дип атаучы ханымның эш тәҗрибәсе 30 елга якынлаша. Анкетасына ышансаң, шушы еллар эчендә ул 250 дән артык парны кавыштырган. Зур гына бер авыл кадәр. Таныштыру һәм кавыштыру гына түгел, ә ныклы гаилә нигезен төзү – төп максаты әнә шундый. – Алдан фаразлау сәләтем көчле. Кешеләр – ачык китап. Бары тик язулары гына төрле. Укыр өчен вакыт та, тәҗрибә дә кирәк. Ә алар миндә җитәрлек. Укымышлысын да, машина һәм фатирлысын да табып бирәм, – дип хәбәргә чыкты ул… 👇🏻 https://vatantat.ru/news/iskeca-iaratu-ni-ocen-iaslar-iaucylarga-moraagat-ita-117929

    Открыть в MAX
    Просмотры
    478
    ER
    0,2%
    Реакции
    1