Пост канала
- фото
Әүвәл урлап кайткан җирдән кайтып китү хурлык иде бит. Арбадан төшеп калган кешегә тиңлиләр иде авылда. Андыйлар рәтендә буласым килмәде. Калдым инде, бик авыр булса да. Егетем Үзбәкстаннан кунакка кайта иде. Әти-әнисе безнең авылныкы, шунда яшәргә киткәннәр. Кайткан саен күп еллар мине ерактан күзәтеп йөрде. Тик янына килеп, бер тапкыр да сөйләшеп тормадым. Туганнары гына: «Үтердең малаебызны», – дип сукрандылар. Ә мин сер бирмәдем, әти-әниләр өйрәткәнчә, төшкән җирдә таш булып, чын ир хатыны булып яшәдем. Каенанам-каенатам белән дә уртак телне тиз таптык, 26 ел бергә тормыш алып бардык, бик яраттылар үземне. Өч сеңлесе бар иде, алар да апалары кебек якын иттеләр. Фәйзи белән биш бала үстердек. Азрак булды дип уйлыйм әле, тагын табасы калган. Мин үзем күпбалалы гаиләдән бит. Унау идек. Хәзер бишәү генә калдык иде. Әти белән әни колхозда эшләделәр. Әти башта ат җигеп йөргән иде, аннан умартачы булды. Үскән беребез кул арасына керә барды. Ай-яй, бик авыр чаклар иде ул. Тик эшләп үскәнгә, беребез дә юлдан язмады. 😍 Питрәч районының Шәле авылында туып үскән, гомерен шунда үткәргән, соңгы елларда Татар Казысы авылында кызы Илсөяр гаиләсендә яшәп ятучы Наилә апа Гафарова турында 👇🏻 https://vatantat.ru/news/soikemle-soiak-117631
Открыть в MAX- Просмотры
- 472
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 5