Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. видео

    📣😍 «Синең янда гына юл башым». Рамил Каниповның Ленар Шәех сүзләренә язган әлеге җыры быел җәй иң популяры булды. Башта халык җырлаучының кем булуын таный алмады, аның тембры үзгә иде. Аннары ясалма фәһем тарафыннан башкарылуы ачыкланды. Ничек кенә булмасын, җыр күңелгә кереп урнашты, колакта яңгырап торды. Тиздән социаль челтәрләрдә популяр җырның тагын бер варианты барлыкка килде. Бу юлы видеоязмада аны Ян Лира дигән җырчы башкарды. Гаҗәп тә түгел кебек. Ләкин ясалма фәһем белән әлеге җырчының тавышлары, тембрлары бик охшаш булу кызыксыну уятты. Кем ул – Ян Лира? Җырчы егетне эзләп табып, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек 👇🏻 https://vatantat.ru/news/ian-lira-isemem-da-familiiam-da-uzemneke-117622

    Открыть в MAX
    Просмотры
    432
    ER
    1,9%
    Реакции
    8