Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    📣🧐 Тәнебез – Аллаһы Тәгаләдән әманәт ул. Шуңа күрә аның белән теләсә ничек идарә итәргә ярамый. Хәтта үлгәч тә. Органнарны сату, кан һәм чәч тапшыру кебек күренешләргә дин нинди карашта? Ислам дине донорлыкны рөхсәт итәме? Күп кенә дини китаплар авторы, вәгазь остасы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев белән шул хакта сөйләштек 👇🏻 https://vatantat.ru/news/zofar-xazrat-taxaviev-kanynny-sadaka-itep-bir-117475 Каныңны бушка бирә аласың, тик акчага түгел. Нигә дип сорарсыз, чөнки ул безнеке түгел. Аллаһы Тәгаләнеке. Ул кешене күркәм сыйфатлы итеп яратты. Шуңа күрә кешенең организмына кимчелек ясалырга тиеш түгел. Кеше үлеменнән соң, аны ачып актарырга да рөхсәт ителми. Җинаять эше, ниндидер экспертизалар булганда гына рөхсәт, монысы – икенче мәсьәлә. Ә чәч, күкәйлек, мәнине гомумән башка кешегә бирергә ярамый. Чәч толымы – хатын-кызның бизәге. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) хатыннарының толымы озын булган. Безнең әбиләребезнең дә толымнары озын булган. Кызганыч, бүген без акчага табынабыз. Акча авыруы белән авырыйбыз. Кеше органнарын саталар – монысы һич сер түгел. Органнарны сату – гөнаһ, чөнки тән минеке түгел. Ул Аллаһыныкы, миңа әманәт буларак бирелгән. Мин аның өчен Аллаһы каршында җавап бирәм. Кешенең тәнен бозарга ярамый, хәтта ул үлгән кеше булса да.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    477
    ER
    1,7%
    Реакции
    8