Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    Кыш җитә икән, алдан ук белеп торасың: кар, боз, салкын. Җәен – кояш, җылы яңгыр, ягымлы җил. Көннәре нинди булса да, һава торышы ягымлы иде, ул кешегә яшәргә, эшләргә ярдәм иткән шикелле иде. Әйтик, печәнгә төшәр алдыннан атна-ун көн тирәсе яңгыр була да, чапкан вакытта туктап тора. Болар шыбыр тиргә төшеп интекмәсен дигәндәй, кояш та нурларын тыебрак сибә, җиле дә назлап кына исеп тора. Печән кибәргә дә әйбәт, эшләргә дә уңайлы. Җыеп алгач, тагы яңгырлап ала. Чөнки печән белән генә эш бетми, игеннәрне дә үстерергә кирәк. Урак вакытында тагын матур көннәр башлана. Һава торышы элек кешегә ярдәм итәдер кебек иде. Хәзер әллә нишләде ул, бер дә аңлап бетермәле түгел. ✍️ Марат Кәбиров яза

    Открыть в MAX
    Просмотры
    486
    ER
    0,8%
    Реакции
    4