Пост канала
- фото
📣🧐 11 миллиард сумлык эш, искергән лифтлар һәм ак каен. Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта быел республикада капиталь ремонт программасы үтәлеше турында сөйләделәр. Югалган акча турында да әйттеләр 👇🏻 https://vatantat.ru/news/xua-bula-belsan-gena-tatarstanda-kapital-remont-programmasy-davam-ita-117387 Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов – Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тормышка ашырыла торган күләмле эшләрнең берсе. Ул Татарстанда 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Соңгы 18 елда республикада гомуми мәйданы 54 миллион квадрат метрдан артык тәшкил иткән 12 меңнән артык күпфатирлы йорт төзекләндерелде. Нәтиҗәдә биредә яшәүче ике миллионнан артык кешенең тормыш шартлары яхшырды, – диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин.
Открыть в MAX- Просмотры
- 485
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 4