Пост канала
- фото
📣🧐 Кул эшләре остасы Рәмзия Фәттахова туында белмәүчеләр сирәктер. Аны әледән-әле телевизордан да күрсәтәләр, республика күләмендә, Россия төбәкләрендә узган күргәзмәләрдә, Сабан туйларында да очратырга мөмкин. «Ел һөнәрчесе» дигән исемгә дә лаек булды. Бу уңышлар, җиңүләрнең бәһасен Рәмзия Фәттахова үзе генә белә. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы кызына язмыш зур сынауларны дөньяга аваз салганда ук биргән. https://vatantat.ru/news/kul-eslare-ostasy-ramziia-fattaxova-ber-iaseren-serem-bar-117392 Нинди авырлыклар аша узганын, нинди катлаулы операцияләр кичергәнен Рәмзия сөйләп йөрми, күп булды инде, дип елмаеп кына куя. Әнә шул сабырлыгы, түземлеге өчендер Ходай бүген аңа һәр эшендә юлын ачып тора. «Янәшәмдә гел яхшы күңелле кешеләр булды», – ди Рәмзия Фәттахова. Үзенең дә күңеле яхшы, якты булганга шулайдыр ул.
Открыть в MAX- Просмотры
- 461
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 4