Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    🙈😊Заманалар үзгәрә. Ә ни өчен кеше һаман хорафатларга ышануын дәвам иттерә? Психолог Лилия Шиһабетдинова моның сәбәбен мие эшләү үзенчәлекләреннән эзләргә киңәш итә. Ә хәзер моны гадирәк итеп аңлатып карыйк. – Без, бернинди бәйләнеше булмаса да, туры килүләрне күрергә һәм аларны сәбәп-нәтиҗә чылбырына бәйләргә омтылабыз. «Бәхет китерә торган» футболка кигәннән соң, имтиханны уңышлы билгегә тапшырабыз икән, баш мие бу бәйләнешне ныгыта: «футболка = уңыш», дип уйлыйбыз, – ди белгеч. – Моннан тыш, хорафатлар мөһим эмоциональ функцияне үти, алар дөньяны контрольдә тоту иллюзиясен бирә. Стресслы ситуацияләрдә, имтихан булсынмы ул, спорт ярышларымы яки самолетта очумы – ритуаль гамәлләр (амулетка кагылу, канатлы гыйбарә пышылдау, төймә тоту) борчуны киметә. https://vatantat.ru/news/kara-mace-bulsa-iulynny-yrym-syrymnarga-ni-ocen-ysanabyz-117318

    Открыть в MAX
    Просмотры
    454
    ER
    0,2%
    Реакции
    1