Пост канала
- видео
🌹Кадерле укытучылар🌹 Кемнәр хәтерләми икән Беренче мәктәп елларын. Иң матур киемнәр киеп Чәчәк тотып барганын. Онытылмый күз алдында Көзнең аяз көнендә. Ачып кереп түргә уздык Сентябрьнең берендә. Колач җәеп каршы алдың Беренче укытучым. Авыр чакта терәк булдың Кирәк чакта булышчым. Иң беренче дөрес итеп Өйрәттең утырырга. Ә аннары каләм белән Матур итеп язырга. Өйрәндек без рәсем ясап Дөрес итеп санарга. Олыларны хөрмәт итеп Кечеләрне санларга. Авыр чакта безне юаттыгыз Без елмайсак сездә көлдегез. Ялгыш юлга керсәк төзәттегез Үз балагыз кебек күрдегез. Хөрмәтле укытучылар Бездән сезгә күп теләк... Сезнең авыр эшегездә Бу шигырь булсын бүләк!!! Ниләр генә теләсәк тә Әз булыр кебек сүзләр... Тели бөтен укучылар Бәхет,озын гомерләр!!! Рәис Яшел Үзәннән.
Открыть в MAX- Просмотры
- 512
- ER
- 2,7%
- Реакции
- 14