Пост канала
- видео
Хәерле иртәләр сезгә, дусларым! Нинди матур итеп кояш чыккан иде, болытлар сарды😍 "Тормыш матур, яшәү рәхәт! "- диеп, Бүген тагын бер кат инандым. Күктә күреп якты кояшымны, Аның нурларыннан көч алдым! Тормыш мәшәкате, эшләр белән Барына да булмый, өлгереп! Кайвакытта, шундый гүзәллекне Җибәрәсең, күрми үткәреп! Әллә бүген, Раббым, үзе теләп Күрсәтте ул шундый хозурлык! "Үз күзең һәм үз күңелең белән, Тоеп яшә! "- диеп, матурлык! Анфира Миргалимова
Открыть в MAX- Просмотры
- 412
- ER
- 3,9%
- Реакции
- 16