Перейти к содержимому

Пост канала

Сөйлисем килә
  1. фото

    Бүген кибеттә йөргәндә, Чулпан дип эндәшүгә сискәнеп киттем. Борылып карасам, бер матур апа карап тора. "Сез бит Чулпан, Сөйлисем киләнеке?"- ди. Әйе, дим. Язылучыбыз Лидия апа булып чыкты. Лидия Шангараева тумышы белән Арча районынан. 10 классны бетергәч, Казанга килеп укырга кергән. Аграруниверситеттка эшкә кергән. Анда 32 ел эшләгән. Бик күп грамоталары бар, университетнын 100 еллыгында фидакарь хезмәте өчен медаль биргәннәр үзенә. Лидия апаның укытучы икәне әллә каян күренә, бик мөхтәрәм, тактичный кеше, сөйләшүләре грамотный. Үз эшен бик тырышып башкарган. Ул әле дә университетта Ветеран-әгьза булып санала. Төрле чараларга чакырып торалар икән үзен. Актив эш алып бара әле дә. Лидия апа, олы башыгызны кече итеп, килеп эндәшүегез өчен олы рәхмәтем сезгә❤️

    Открыть в MAX
    Просмотры
    5 867
    ER
    5,4%
    Реакции
    318