Пост канала
Хәерле көн. Азнакайда өшкерүче хәзрәт турында сораганнар иде, комментария язып булмады. Шуңа күрә аерым язам. Азнакайның Зәңгәр мәчетендә һәр атнаның пәнҗешәмбе ( четверг) көнендә Нәфис хәзрәт өшкерә. Төрле шәһәр һәм районнардан килүчеләр күп. Күбесе куна килә. Иртәнге якта ук мәчеткә килеп язылалар. Хәзрәт үзе 6:30 тирәсендә килеп өшкерә башлый. Иң башта, алдагы атнада язылып та, керергә өлгермәгәннәрне һәм балаларны өшкерә. Аннан соң шул көнне язылган список буенча кабул итә. Сулышы шифалы, диләр. Ашыкмыйча, Аллаһ ризалыгы өчен дип, шифасы тисен дип укый торган хәзрәт. Үземнең дә булганым бар, шуңа язам.
Открыть в MAX- Просмотры
- 6 393
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 36