Пост канала
- фото
Баулылар, азанга җавап бирегез Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов вәгазеннән: “Азан яңгыраганда күпләр үзенең эшен туктатмый гына дәвам итә, кычкырып сөйләшә яисә телефоннан нидер өзлексез карый. Әмма Пәйгамбәребез безгә зур савапка илтүче гамәлне өйрәтте – азан сүзләрен кабатлау”. Пәйгамбәребез әйткән: “Мөәзинне ишеткәндә, аның әйткән сүзләрен кабатлагыз”. Азан – ул намаз вакыты җитүен хәбәр итү генә түгел, ә Аллаһның үзенә чакыруы. Шуңа күрә, азан ишеткәндә туктап, игътибар белән тыңлау һәм сүзләрен кабатлау – мөэминнең әдәбе. Кем белә, бәлки нәкъ менә бер ихлас җавап бирелгән азан күңелгә тынычлык, тормышка бәрәкәт һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә сәбәп булыр. Фото: Индира Сәйфуллина
Открыть в MAX- Просмотры
- 324
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 3