Пост канала
- видео
Бавырсак – татар халкының милли ризыгы Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында туйларга, никах ашларына һәм башка бәйрәмнәргә бавырсак пешерү традициясе яшәп килә. Аны әзерләүче аш-су осталары Баулы төбәгендә дә шактый. Шуларның берсе, Миңнегол авылында яшәүче аш-су остасы, 35 ел тәҗрибәсе булган пешекче Илмира Шәймәрданова #ТәмлеБаулы марафонының сигезенче чыгарылышында бавырсак әзерләү буенча осталык дәресе күрсәтте. Бавырсак пешерү – алар гаиләсендә буыннан-буынга күчеп килүче шөгыль. Әбиләре дә, әнисе дә туйларга һәм никахларга бавырсак әзерләгән. #ТәмлеБаулы #ВкусныеБавлы #БаулыИнформ #Татмедиа
Открыть в MAX- Просмотры
- 254
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 4