Пост канала
- фото
Баулы районы өлкәннәрен хөрмәтлиләр Традициягә кергәнчә, Кызылъяр мәдәният йортында быел да Өлкәннәр көне зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәмгә 50дән артык өлкән яшьтәге кеше килде. Кичәне Мәгъдәнур хәзрәт Асылгәрәев дога белән ачып җибәрде. Аннары сүз Кызылъяр җирлеге башлыгы Марсель Даутовка бирелде. Ул бәйрәмгә килгән кунакларны Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен җиткерде. Өлкән буынга котлау сүзләре белән җирле ветераннар советы җитәкчесе Серинә Вәлиева һәм дин әһелләре дә чыгыш ясады. Кичә үзешчән артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәмдә, традициягә кергәнчә, Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбе укучылары да катнаштылар, әби-бабайларына иң матур шигырьләрен һәм җырларын бүләк иттеләр. Ленир һәм Кәрим Дәүләтшиннарның моңлы һәм дәртле җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Җыр-моңга сусаган өлкәннәр мул табын артында рәхәтләнеп концерт карадылар. Үзләре дә кимен куймадылар, биеделәр һәм җырладылар. Көр тавышлы, җор телле Илгиз Инсапов, Салават Котлыев чыгышларын аеруча җылы кабул иттеләр. Кунаклар казанда пешкән бәйрәм пылавыннан авыз иттеләр. Өлкән буын вәкилләре үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр. “Табынны әзерләргә аеруча зур ярдәм күрсәткән җирлегебез башлыгы Марсель Даутовка, “Кызылъяр” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Фәтхетдиновка, эшмәкәрләр Ильвира Ворничан һәм Рафинат Хаҗиевка, күчтәнәчләр белән килгән авылдашларыбызга, мәктәп hәм балалар бакчасы коллективларына, ФАП, китапханә, музей, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, пешекчеләргә зур рәхмәт! Өлкәннәргә курсәткән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын”, – дип уртаклашты җирле мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин. Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Открыть в MAX- Просмотры
- 215
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 2