Пост канала
- видео
Талкыш кәләвә "Баулы- информ” редакциясе #ТәмлеБаулы дип исемләнгән татарча проектны дәвам итә. Аның кысаларында аш-су остасы Нәзирә Фәритова талкыш кәләвә әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте. Талкыш кәләвә әзерләү ике этаптан тора. Аны әзерләүче бер үк вакытта әлбә һәм ширбәт әзерли. Әзер ширбәт гәрәбә төсендә була. Аны майлы табага салып бераз суытканнан соң, ике кулга тотып алмаш- тилмәш китереп сузалар, талкыйлар. Аннары әлбә белән кушып тарталар. Тарта- тарта ул масса вакланган җепселләр хәленә килә. Әзер талкыш кәләвәне махсус формаларга салып, кечкенә пирамидалар рәвешендә ясыйлар. #ВкусныеБавлы #ТәмлеБаулы #Баулыинформ #Славатруду #Татмедиа
Открыть в MAX- Просмотры
- 234
- ER
- 4,3%
- Реакции
- 10