Пост канала
- фото
Баулы районында өйгә барып сайлаталар Сайлау участокларына бара алмаган өлкән яшьтәгеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өйләрендә сайлыйлар. Бу эш Шалты мәдәният йортында урнашкан 1049нчы сайлау участогында да оештырылган. Тәҗрибәле сайлаучылар, үз тавышларын биреп, бюллетеньнәрен күчмә урнага салганнар. Шул рәвешле, бу хезмәттән 24 кеше файдаланган. Сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Гөлназ Вахитова хәбәр иткәнчә, авыл халкы актив, теркәлгән 268 сайлаучының 195е инде тавыш биргән. Фото: Гөлназ Вахитова архивы
Открыть в MAX- Просмотры
- 212
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 3