Пост канала
- фото
Баулы авылларында сайлау дәвам итә Баулылар Россия Федерациясе тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның икенче көнендә дә активлык күрсәтәләр. Шалты халкы быелгы сайлауларның беренче көнендә үк актив булган – теркәлгән 268 сайлаучының 142се тавыш биргән. Беренче булып сайлаган Рафаэль Татыевка бүләк бирелгән. "Сайлау яхшы гына бара, – дип хәбәр итте Шалты авылындагы 1049нчы сайлау участогы рәисе урынбасары Гөлназ Вахитова. – Беренче тапкыр сайлаучылар бишәү, аларга кечкенә генә бүләк – блокнот белән ручка – бирелә".Сайлауның икенче көнендә дә участокка килүчеләр күп. Сүз уңаеннан, сайлаучылар арасында махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан сугышчы да булган. Шалты авылында өлкән яшьтәге кешеләр күп, шуңа да ике дистәдән артык кеше өйдә тавыш бирергә теләк белдергән. Фото: Гөлназ Вахитова архивы
Открыть в MAX- Просмотры
- 220
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 3