Перейти к содержимому

Пост канала

Бавлы-информ | Новости Бавлов
  1. фото

    Баулының сайлау участокларында беренче тапкыр сайлаучыга бүләк тапшыралар Татарстанда тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау участокларына беренче тапкыр килеп тавыш бирүчеләр өчен истәлекле көнгә әверелә. Чөнки тавыш бирү участогында аларны бүләкләү каралган. “Баулы- информ” Татар Томбарлысы авылында урнашкан 1045 сайлау участогында булды. Биредә Томбарлы, Миннегол һәм Шәмәй авылы халкы үз тавышларын бирә. Әлеге участокта сайлаучылар саны 477 кеше тәшкил итә. Ә менә сайлауларда тавыш бирү өчен беренче тапкыр килгәннәргә аеруча истәлекле, чөнки аларга бүләк каралган. –Беренче сайлаучыларга без ел да бүләк бирәбез. Быел безнең участокта 11 кеше беренче тапкыр сайлаучы, – ди Рәмзия Сәмигуллина. – Аларның өчесе инде килеп сайлап киттеләр үз тавышларын биреп, без аларга бүләкләр тапшырдык, истәлеккә фотога төшердек. Илмир Шәймәрданов быел беренче тапкыр тавыш бирергә килгән. Тавыш бирүне шулай ук мөһим бурыч итеп карарга кирәклеген ассызыклады ул. Фото: Индира Сәйфуллина

    Открыть в MAX
    Просмотры
    215
    ER
    0,5%
    Реакции
    1