Перейти к содержимому

Пост канала

Бавлы-информ | Новости Бавлов
  1. фото

    Татар Томбарлысы авылында беренче сайлаучыга бүләк бирделәр Татарстанда тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү участоклары ачылу белән дә беренче булып тавыш бирергә махсус килүчеләр бар. Татар Томбарлысы авылында яшәүче Тәслимә апа Гайнаншина нәкъ шундыйлардан. Тавыш бирү участоклары шул исәптән, Татар Томбарлысы авылында урнашкан 1045 сайлау участогы да иртәнге сигездән ачылды. Әлеге участок өч авылны берләштерә. Иртәнге сәгатьләрдән үк бирегә Томбарлы, Миннегол һәм Шәмәй авылы халкы бердәм рәвештә тавыш бирерү өчен килә. Сайлау участогы рәисе сүзләренчә, иң беренче сайлаучы – Тәслимә Гайнаншина иртәнге 7 үк килгән. Ул сайлау участогы ачылышын көтеп алган. –Сайлаулар – ул мөһим вакыйга. Тавыш бирүдә һәрвакыт актив катнашам, – ди Тәслимә апа.Фото: Индира Сәйфуллина

    Открыть в MAX
    Просмотры
    206
    ER
    1,5%
    Реакции
    3