Перейти к содержимому

Пост канала

Бавлы-информ | Новости Бавлов
  1. фото

    Баулы авылларында тавыш бирү участоклары ачылды Татарстанда тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү башланды. Ул өч көн дәвам итәчәк. Бөтен республика, шул исәптән Баулы районы буенча да тавыш бирү участоклары иртәнге сәгать сигездән ачылды. “Баулы- информ” хәбәрчесе Татар Томбарлысы авылында урнашкан 1045 сайлау участогында булды. Татар Томбарлысында урнашкан 1045 санлы сайлау участогы өч авылны берләштерә. Иртәнге сәгатьләрдән үк бирегә Томбарлы, Миннегол һәм Шәмәй авылы халкы бердәм рәвештә тавыш бирерү өчен килә. – Барлык сайлаучылар безнең 477 кеше. Шуларның 45е алдан гариза бирделәр, аларны өйләренә барып сайлатабыз. Бу безнең пенсионер әбиләр һәм сәламәтлекләре начар булган бездә яшәүче кешеләр, – дип сөйләде1045 санлы сайлау участогы рәисе Рәмзия Сәмигуллина. – Әлеге минутларга барлыгы 98 сайлаучы килде. Бу 23% тәшкил итә. – Һәрвакытта да сайлауларны калдырганым юк, – ди Рәсимә апа Семёнова. – Барысы да килерләр дип уйлыйм. Безнең тавыш биргәннәребез белән илебез алга барыр, яхшыга булыр дип ышанып калам, барлык теләкләр дә кабул булыр диеп уйлыйм. – Сайлауларны бик тә җитди әйбер диеп карарга кирәк, чөнки һәрберебез сайлау булган саен бик дулкынланып барабыз, тавыш бирәбез, – ди тавыш бирүче айгөл Нәүрүзбаева. – Илдә матур-матур үзгәрешләр булыр диеп ышанабыз, шуңа күрә һәрбер кешенең мөһим бурычы инде бу.Тавыш бирүләр 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. Фото: Индира Сәйфуллина

    Открыть в MAX
    Просмотры
    205
    ER
    0,5%
    Реакции
    1