Пост канала
- фото
Баулы районында сайлау башланды 2026 елның 18, 19, 20 сентябрь көннәрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Тавыш бирүгә авыл халкы да актив рәвештә кушылды. Кызылъяр мәдәният йорты бинасында урнашкан 1038нче сайлау участогы иртәнге сәгать 8дә ачылды. Сайлауның беренче көнендә, беренче сәгатьләрдә үк тавыш бирергә килүчеләр шактый булды. Сайлау комиссиясе рәисе Ленир Дәүләтшин иң беренче булып тавыш биргән Раушания Сәхибгәрәевага бүләк тапшырды. Тәүге тапкыр сайлауда катнашкан яшьләргә дә истәлекле бүләк бирү каралган. Ә андыйлар Кызылъярда 12 кеше исәпләнә. 1038нче сайлау участогында 956 сайлаучы теркәлгән, 87 кеше өйдә тавыш бирүне сайлаган. Участокта тавыш бирүне күзәтүчеләр, хокук саклау органнары, янгын сүндерү хезмәте вәкилләре кизү тора. Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Открыть в MAX- Просмотры
- 227
- ER
- 3,1%
- Реакции
- 7