Пост канала
- видео
Ул матурлыкка тартыла Баулы районының Яңа Чүте авылында яшәүче Нәсимә Сәмигуллина күп еллар берсеннән-берсе гүзәл чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Ишегалды түтәлләрендә аның төрле төстәге чәчәкләре иртә яздан көзгә кадәр матур булып гөрләп утыра. Нәсимә ханым әйтүенчә, ул чәчәкләрне бик ярата, аланың һәрберсе турында тәфсилләп сөйләргә әзер. Бакчачы бу гүзәллекне булдыруга күп хезмәт, тырышлык, түземлек куя. Үз куллары белән тудырган матурлыктан ул күңеленә зур канәгатьлек, юаныч ала. #бакчачы #чәчәкләр #Баулыинформ #татмедиа
Открыть в MAX- Просмотры
- 234
- ER
- 2,1%
- Реакции
- 5