Пост канала
- фото
Баулы районы ветеринарлары көзге профилактика чаралары үткәрә Новозареченск ветеринария пункты ветеринарлары Илфат һәм Наҗия Ибраевлар Салих һәм Хәнсевәр авылларында көзге профилактика чараларын үткәргәннәр инде. Ә бүген Новозареченск бистәсендә йогышлы авыруларга каршы вакцина ясадылар. "Без шәхси секторда һәм хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләргә, сарык, кәҗә, атлар, эт һәм песигә котыру авыруына каршы вакцина ясыйбыз”, – дип сөйләде Новозареченск ветеринария пункты мөдире Илфат Ибраев. Ветеринарлар шулай ук сыерларны һәм молоднякны туберкулёз булу-булмауга тикшерә, сибирская язва, эмкар авыруларына каршы вакцина ясыйлар, лейкоз һәм бруцеллёз булу-булмауны ачыклауга кан ала. Илфат Ибраев әйтүенчә, бу авыруларның барысы да кешегә йогарга мөмкин, дәвалавы юк. Шуңа күрә бу авырулардан бары профилактика чаралары гына саклап кала ала. Новозареченск бистәсендә яшәүче Никулиннар да елына ике тапкыр мөгезле эре терлекләренә көзге профилактика чаралары үткәрергә ветеринарларны чакыралар. Аларның хуҗалыгында 3 яшь бозау, 8 савым сыеры, ике үгез бар. Профилактика чаралары вакытында шулай ук этләрне чиплаштыралар, төшкән булса, терлекләрнең номерларын алыштыралар, белешмәлекләр тараталар. Ветеринарларның эше моның белән генә бетми әле. Бар мәгълүматны шул ук көнне махсус системаларга кертәләр. Көзге эпизоотик чараларны 1 декабрьгә тәмамлау күздә тотыла. Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Открыть в MAX- Просмотры
- 248
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 2