Пост канала
- фото
Баулылар төбәкара фестивальдә катнашкан Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылындагы "Бабай утары" этнография музеенда 9 нчы тапкыр төбәкара "Җырлыйк әле" үзешчән татар фольклор ансамбльләре фестивале узган. Бәйгедә Башкортстаннан – 9, Татарстаннан бер коллектив катнашкан. Татарстан данын баулылар яклаган. Баулы шәһәренең Римма Яруллина җитәкчелегендәге "Инсаният" мөнәҗәт әйтүчеләр ансамбле, "Сугышлар тынгач" дип исемләнгән театраль күренеш белән чыгыш ясап, биш мөнәҗәт һәм бер бәет әйткән. "Гүзәлләр тудырган гүзәллек" бәйгесендә кул эшләре белән Айгөл Шилова да катнашкан. Ул эшләгән изү һәм калфакларны бик яратып алганнар. Катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган. Фото: Римма Яруллина архивы
Открыть в MAX- Просмотры
- 273
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 3