Перейти к содержимому

Пост канала

Бавлы-информ | Новости Бавлов
  1. фото

    Баулылар бриллиант туйларын билгеләп үткән Кызылъяр авылында яшәүче Фәнимә һәм Рәшит Мөҗиповларның бергә гомер итүләренә 60 ел булган. Аларны Баулы районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һәм Кызылъяр авыл җирлеге секретаре Ләйсән Низамова да котлаган, Баулы районы башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар. Мөҗиповлар мактаулы юбилярларны теркәү китабына кул куйганнар. Мөҗиповлар тумышлары белән Башкортстаннан. Аларның төп хезмәт еллары да нәкъ менә шунда узган. Фәнимә апа 30 ел буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, Рәшит абый исә 25 ел дәвамында дәүләт сорт сынау участогында тырыш хезмәт куйган һәм лаеклы ялга мөдир вазыйфасыннан чыккан. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, Мөҗиповлар күпсанлы мактау грамоталары, бүләкләр белән бүләкләнгән, алар икесе дә – хезмәт ветераны. Юбилярлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә аларның кадер-хөрмәтен тоеп, биш оныкларына һәм бер оныкчыкларына сөенеп, бәхетле картлык кичерәләр. Кызылъярда яши башлауларына да 20 елдан артык вакыт үткән. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, Рәшит абый белән Фәнимә апа әле дә тырышып дөнья көтәләр: өй-ишегалдын үрнәк тәртиптә тоталар, бакчада мәш киләләр, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәләр. Кая карама – һәркайда тәртип һәм җылылык хөкем сөрә. Мөҗиповларга ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннары янәшәсендә озак еллар бәхетле гомер кичерүләрен телибез! Фото: Баулы ЗАГС бүлеге

    Открыть в MAX
    Просмотры
    283
    ER
    1,1%
    Реакции
    3