Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    ❗️«Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Хезмәткә хөрмәт» дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Максат – Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда авыл һәм шәһәрләрне торгызуга өлеш керткән, авыл хуҗалыгын күтәргән, шәһәрләр, завод-фабрикалар төзелешендә катнашкан хезмәт батырларының исемнәрен мәңгеләштерү; шулай ук авыл, район үзәкләре, шәһәрләрдәге сугыш һәм тыл батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәл, истәлек такталары, аларның исемнәре белән аталган урамнар, завод-фабрикалар һәм башкаларның тарихын барлау. Приз фонды – 440 мең сум! Бәйгедә үзешчәннәр генә түгел, язучы-журналистлар да катнаша ала. Шунысы мөһим: язмалар аерым бәяләнәчәк һәм җиңүчеләр бертигез бүләкләнәчәк. Төп шартлар, номинацияләр һәм бүләкләр турында тулырак сылтама аша https://vatantat.ru/news/xezmatka-xormat-vt-iana-baige-igielan-ita-117563

    Открыть в MAX
    Просмотры
    474
    ER
    0,6%
    Реакции
    3