Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    🌾Саба районы делегациясе "Казан Экспо" мәйданчыгында узган Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты 🍶Район сөт җитештерү буенча республикада алдынгылардан булуын раслады — Мамадыш һәм Минзәлә районнары белән бергә Саба районы тәүлеклек савым буенча 300 тоннадан артык сөт бирә. Бу нәтиҗә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан агропромышленность комплексы алдынгыларын бүләкләү тантанасында билгеләп үтелде. 🚜Республиканың агропромышленность комплексы гомумән тотрыклы эш күрсәтә: 4 млн тонна ашлык җыеп алынды кышлату өчен терлек азыгы әзерләнде шикәр чөгендере, бәрәңге һәм майлы орлыклар буенча рекордлы җыю планлаштырыла. Татарстан илнең алдынгы аграр продукция җитештерүчеләреннән берсе булып кала. 💐Саба районы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    561
    ER
    1,1%
    Реакции
    6