Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    🍁 20 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсендә җылы, ихлас һәм онытылмаслык әдәби-музыкаль кичә узды. Биредә Рәйсә Имамиеваның «Авыллар җырлый» китабын тәкъдир итү чарасы үткәрелде. 📖 🎤 Кичә җыр-моңга, матур чыгышларга һәм күңелләргә үтеп керерлек мизгелләргә бай булды. Сәхнә түрендә «Нәүрүз» һәм «Гөлбакча» ансамбльләре чыгыш ясап, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр. 🌷🎵 🎶 Шулай ук моңлы тавышлары белән Мөдәрис Якупов, Зөлфия Зиннурова һәм Роза Хисмәтова кичәне тагын да ямьләндерделәр. 💖 💐 «Мишә дулкыннары» берләшмәсе активистлары һәм Хәниф Тимербаев Рәйсә Имамиевага ихлас котлауларын, җылы теләкләрен җиткерделәр. 🌹 📖 Кичәнең аеруча кызыклы мизгелләренең берсе – Рәйсә Имамиева һәм Фәрит Әбүбәкеровның китапның язылу тарихы белән уртаклашуы булды. 🌺 Кичә ахырында китапханә директоры Ләйсән Рәкыйп кызы китапның язылуы, Рәйсә Билал кызының иҗаты турында җылы сүзләр әйтте һәм әлеге матур чарада катнашкан һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. ❤️ 🌟 Җыр белән үрелеп барган, ихлас сүзләргә һәм якты хисләргә бай әдәби-музыкаль кичә һәркемнең күңелендә матур хатирәләр калдырды! 🪗 Авылларыбыз җырласын, моңнарыбыз тынмасын, милли мирасыбыз буыннан-буынга күчеп яшәсен! 🎶❤️

    Открыть в MAX
    Просмотры
    544
    ER
    0,9%
    Реакции
    5