Пост канала
- фото
🌾🐄 19 октябрь көнне “Зөфәр Мөхәммәтшин” КФХ базасында 2026 елның III кварталында авыл хужалыгы тармакларында башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә узды. 🤝 Әлеге мөһим чара район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә үткәрелде. 👨🌾 Семинар-киңәшмәдә Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның авыл хуҗалыгы оешмалары, ветеринария хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. 🏡🐮 Чараның гамәли өлешендә катнашучылар хуҗалыкта 200 баш терлеккә исәпләнгән яңа сыер торагы белән таныштылар. Шулай ук заманча модульле киптерү комплексын карадылар. 🌱 Мондый очрашулар авыл хуҗалыгы тармагында тәҗрибә уртаклашу, заманча технологияләр белән танышу, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм алдагы эш юнәлешләрен билгеләү өчен зур әһәмияткә ия.
Открыть в MAX- Просмотры
- 534
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 4