Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    📚✍🏼 Һәр кешенең тормышында зур урын алып торган, белем генә түгел, тормыш дәресләре дә биргән укытучыларны, лаеклы ялдагы мәгариф ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз! ✏️ Укытучы - дөньяны танып белергә өйрәткән,  җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән  остаз да, мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә.  Сез биргән белемнәр, үгет-нәсыйхәт  дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәр балага күңел җылыгызны тигез бүлүегез, сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!  📖 Һәрчак укучыларыгызның, әти-әниләрнең рәхмәтләренә төренеп, аларның хөрмәтен, ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары телибез! Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    484
    ER
    0,8%
    Реакции
    4