Пост канала
- фото
❗️Саба районында 2026-2027 елларга җылыту сезонына старт бирелде ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге хәбәр итә: «2026-2027 елларда җылыту сезоны башлану турында» карары нигезендә, 2026 елның 29 сентябреннән районда җылыту чоры башланды. Карар һаваның уртача тәүлеклек температурасы төшү сәбәпле кабул ителде: соңгы 5 тәүлектә ул тотрыклы рәвештә +8 градустан түбән торды. Кышкы чор алдыннан инфраструктура үсеше бүлеге ресурс белән тәэмин итүче һәм идарә итүче оешмалар белән берлектә әзерлек чаралары комплексы үткәрде. Алар арасында — җылыту системаларын юу һәм опрессовкалау, җылылык челтәрләрен гидравлик сынау, казан җиһазларын ремонтлау, торба үткәргечләренең тузган участокларын алыштыру, материаллар һәм ягулыкның авария запасын булдыру, дежур һәм авария бригадаларының әзерлеген тикшерү. Аерым игътибар социаль өлкә объектларына — мәктәпләргә, балалар бакчаларына, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләренә, шулай ук күп фатирлы торак фондына бирелде.
Открыть в MAX- Просмотры
- 451
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 2