Пост канала
- фото
🍁✍️ Гимназиядә өлкәннәрне хөрмәтләделәр 🍁 1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне. Әлеге уңайдан районыбызда чаралар, тематик кичәләр оештырылып килә. Саба гимназиясе дә бу чарадан читтә калмады. �Өлкәннәр көне уңаеннан биредә лаеклы ялдагы укытучылар хөрмәтенә күркәм чара оештырылды. Гимназия директоры Айнур Шәймәрданов бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучыларны тәбрикләп, аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Укучылар әлеге көнгә багышлап концерт программасы әзерләгәннәр иде. Өлкәннәр үзләренең яшьлек хатирәләре, хезмәт эшчәнлекләре турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Открыть в MAX- Просмотры
- 464
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 6