Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    🌸 Райондашыбыз Шакирова Әминә Габделбарый кызы бүген 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп уза.   🌸Әминә Габделбарый кызын күркәм юбилее белән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин тәбрикләделәр һәм нык сәламәтлек, озын гомер, туганнары һәм якыннарының яратуын һәм хөрмәтен тоеп яшәвен теләделәр. 🌸Әминә Габделбарый кызы 1936 елның 29нчы сентябрендә Саба районы Сатыш авылында  туа. 7 класс белем алып, 15 яшьтән колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 🌸1958нче елда Казанчы Бигәнәй егете Хисаметдин Әбүбәкер улы белән гаилә корып, 2 бала үстерәләр. 1959 нчы елдан  Бигәнәйдә сельпода бухалтериядә эшли. 1969 нчы елда сельпо бетү сәбәпле, кибеттә эшли башлый һәм лаеклы ялга кадәр шунда хезмәт куя. Тырыш хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале  һәм грамоталары бар. “Авыл советында депутат та булып тордым”, – дип искә ала Әминә әби. 🌸Тормыш иптәшен, олы улын югалту ачысын татыган, сабыр холыклы Әминә апа бүгенге көненә шөкер итеп, кече улы Илгизәр белән килене Гөлзилә гаиләсе тәрбиясендә, 4 оныгы, 3 оныкчыгына куанып гомер кичерә.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    483
    ER
    1,0%
    Реакции
    5