Пост канала
- видео
🇷🇺🌊Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Бер дулкында» грант проектын тормышка ашыру кысаларында, Саба муниципаль районында яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыруга, милләтара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән чара Саба урта мәктәбе базасында узды. 🌊Катнашучыларны Саба муниципаль районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы сәламләде. 🌊«Бер дулкында» проекты Саба районының күпмилләтле булуы — аның байлыгы, ә бер-береңә хөрмәт, дуслык һәм уртак кыйммәтләр ныклы һәм бердәм җәмгыять нигезе булуын тагын бер кат раслады.
Открыть в MAX- Просмотры
- 461
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 3