Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    🍁Ел саен 1нче  октябрьдә  Халыкара  өлкәннәр көне — өлкән  буынга хөрмәт бәйрәме билгеләп  үтелә. 🎁 Бәйрәм уңаеннан  «Игенче» ҖЧҖендә игелекле акция уза: ветераннарга азык-төлек  җыелмалары тапшырылды. 🛍 Һәр пакет кайгыртучанлык  һәм игътибар белән җыелган: он, ярмалар, үсемлек мае, сыр, казылык, төрле җимешләр,  чәй, татлы ризыклар. Ветераннарыбызга бераз ярдәм итү һәм аларны сөендерү өчен иң кирәкле продуктлар. Әзерләүдә һәм оештыруда катнашкан барлык хезмәткәрләргә рәхмәт. Кадерле ветераннарыбыз-сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек  һәм озын гомер телибез! "Өлкәннәрне котлап бүген, Алмаз бүләк өләште. Бар колхозда алай түгел, Кайсы, берсе көнләште. Күп колхозлар бетсәләрдә, Безнеке калды басып. Бүләк тутырган пакетны, Ничек йөргәннәр асып. Әздән күңел була диләр, Дөрес әйтелгән сүзләр. Пакетны ачып карагач, Шар булды безнең күзләр. Чәе, мае, сыры, торты, Шикәр, дөге, колбаса. Җитәкчегә күүүп итеп, Рәхмәт әйтик булмаса. Рәхмәт яусын җитәкчегә, Булганга киң күңелле. Өлкәннәргә күпме кирәк, Менә ничек күңелле. Туар көннәр алып килсен, Һәрбер өйгәдә шатлык. Барлык өлкәннәрне дә, Көтсен бәхетле картлык"

    Открыть в MAX
    Просмотры
    513
    ER
    0,8%
    Реакции
    4