Пост канала
- видео
🪗 Саба урта мәктәбенең 4 Б сыйныфында район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән һөнәри юнәлеш буенча күңелле музыкаль очрашу узды. 🎼 Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга үзләренең иҗади һөнәрләре турында сөйләделәр, реквизитларын, музыка уен коралларын күрсәттеләр. 🪇 Очрашу азагында укучылар үзләрен музыкант, артист ролендә сәхнәдә сынап карадылар. Бу якты очрашу кызларга һәр чыгыш артында зур хезмәт ятканын, команда белән эшләүнең мөһимлеген күрсәтте.
Открыть в MAX- Просмотры
- 518
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 3