Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    Югары Шытсу авылы халкы күркәм гадәт буенча бердәм булып туганнар зиратында өмә оештырды. Бу игелекле гамәл — буыннар бәйләнешен саклау, әби-бабаларыбызның рухын шатландыру һәм газиз туфрагыбызны чиста тоту максатыннан эшләнелә.  Зират — ул узганнарга сәяхәт, тарихыбызга күз салу урыны. Андагы чисталык һәм тәрбия — безнең никадәр бердәм, ипле һәм олы йөрәкле халык икәнлегебезне күрсәтә торган көзге. Бу саваплы эштә катнашкан барлык авылдашларга, яше-картына ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә зират тагын да ямьләнде, нурланып китте. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз- ди, Түбән Шытсу авыл җирлеге Булат Мәүлетов. Алга таба да шулай бердәм булыйк, ата-баба нигезен, гореф-гадәтләребезне саклап яшик. Мондый күмәк өмәләр киләчәктә дә традициягә әверелеп, ел саен үткәрелеп торсын иде.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    449
    ER
    0,4%
    Реакции
    2