Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    Татарстан Профсоюзлар федерациясе «Лаеклы хезмәт шартлары – хезмәт ияләренең сәламәтлеген саклау нигезе» девизы астында 2026 елны Хезмәтне саклау елы дип игълан итте.   Әлеге инициатива кысаларында Гомумроссия мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан җөмһүрият комитеты муниципаль берәмлекләрнең мәдәният бүлекләре һәм Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларының профсоюз әгъзалары катнашында «Мәдәнияттә куркынычсызлык сәнгате» уен-викторинасын башлап җибәрде. Мавыктыргыч биш раунд катнашучыларны зирәклектә, эрудиция һәм командада эшләү сәлатенә тикшерде. Бу интеллектуаль бәйге барышын компетентлы жюри җентекләп күзәтте/ I урын - Саба районы командасы! Уенны үзләрендә кабул итүче хуҗалар буларак чын профессионаллар кебек уйнауларын исбатладылар. II урын - Мамадыш районы командасы алса, III урында - Балык Бистәсе районы командасы булды. Барлык алты команда да искиткеч интеллект, азарт һәм мавыктыргыч уен күрсәтте!Котлыйбыз! Тулырак: https://saby-rt.ru/news/mdniyat/madaniiatlar-xezmatne-saklau-kagyidalaren-beluda-koc-synasty

    Открыть в MAX
    Просмотры
    471
    ER
    0,8%
    Реакции
    4