Пост канала
- фото
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов 2476нчы номерлы Лесхоз сайлау участогында Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлауда үз тавышын бирде. “Бүген бик мөһим көн –дәүләтебезнең матур киләчәге өчен тавыш бирүдә катнашабыз. Моңарчы халкыбыз бердәм булды. Сайлауларга йөрүне изге бурычы дип санады. Бүген булган уңышларыбызның нигезе – бергә аңлашып тормыш итүдә. Киләчәктә дә уңышларыбыз күп булсын. Булганның игелеген күреп,матур итеп яшәргә язсын”, –диде Рәис Миңнеханов. Бистәнең мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында халыкның зур активлыгы һәм бердәмлеге чагыла. Участок сайлау комиссиясе рәисе Ильфир Мөхәммәтов әйтүенчә, әлеге участокта барлыгы 780 сайлаучы теркәлгән. Шуларның унысы быел беренче тапкыр сайлау хокукы алган. 35 кешедән өйләргә барып сайлау буенча гариза алынган.
Открыть в MAX- Просмотры
- 525
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 4