Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    🇷🇺Лесхоз  мәдәният йортында урнашкан 2476нчы сайлау участогында   иртәдән җыр-моң, бәйрәм рухы хөкем сөрә иде.  Сайлау участогы нәкъ сәгать 8дә тантаналы шартларда  ачылып, иң элек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимнары яңгырады.   Сайлауга килүчеләрне кайнар чәй һәм   тәмле мич  коймагы белән каршы алдылар.  Үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә сайлау участогына иң беренчеләрдән булып Рәсүлә һәм Васыйл Гыйззәтуллиннар  килеп, үз тавышларын бирделәр.  “Хәерле сәгатьтә, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын”, –дигән теләкләр белән Васыйл  Нурулла улы бюллетеньне урнага урнаштырды.    Участок  сайлау  комиссиясе рәисе   Ильфир  Мөхәммәтов әйтүенчә, Мишә авыл җирлегендә  тавыш бирүчеләр исемлегенә  780 сайлаучы  теркәлгән, аларның  10cы беренче тапкыр үзенең гражданлык бурычын үтиячәк.       Шулай ук өйгә барып сайлау буенча 35 гариза алынган.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    554
    ER
    0,7%
    Реакции
    4