Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    👆🏼Кара миләшнең файдасын беләсезме? 🔹Кара миләш йодка бай. Беренче нәүбәтт ул калкансыман биз авыруларын булдырмаска ярдәм итә. 🔹Шушы җиләкне көн саен бер кашык кына ашаган очракта да калкансыман биз сезгә рәхмәтле булыр һәм сез, һичшиксез, дарулар хакында онытырсыз. 🔹Безнең якларда үсүче кара тәлгәшләр җепселле тукымага, пектин, аминокислоталар, магний һәм калий (йөрәк), фосфор (кан тамырлары), тимергә (кан ясалу өчен кирәк) бик бай. 🔹Йөрәк һәм кан тамырлары авыруы күзәтелгәндә кара миләшнең суын эчәргә кирәк. Аны ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр 50-125 миллилитр эчәргә киңәш ителә. Дәвалану, кеше организмының шәхси үзенчелекләренә карап, 10-50 көн дәвам итә.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    504
    ER
    0,2%
    Реакции
    1